Котлыйбыз!

Хөрмәтле хезмәттәшебез КАДРИЯ ГАББАС кызы ГАМИРОВАның 2 февральдә 55 яшьлек юбилее.
Кадрия Габбасовна! Сезне матур бәйрәмегез – 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп, тормыш иптәшегез Сәлимҗан белән тигез гомер итәргә язсын.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
Иң изге теләкләр белән район газетасы редакциясе коллективы.
Нет комментариев