Котлыйбыз!

Югары Чегодай авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче газиз кешебез
Гөлүзә Минкамил кызы Хәсәншинаның 25 гыйнварда 55 яшьлек юбилее.
Кадерле туганыбыз, бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, бәракәтле имин тормыш телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, игелекле син. Киләчәктә дә шундый киң күңелле, олы йөрәкле булып кал. Балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Локман белән бәхетле гомер итүегезне телибез. Көннәреңне гел шатлык-куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең –
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, хөрмәт итеп апаң Гүзәл, җизнәң Фәнил һәм балалар.
Нет комментариев