Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

21 января 2025, 08:00

336

0

1

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, хәзер Лашман авылында яшәүче Дания Әхмәт кызы Гайсинага 21 гыйнварда 55 яшь тула.

Кадерлебез! Шушы күркәм бәйрәмең белән котлап, изге матур теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер телибез. Тормыш иптәшең Фоат белән бергә парлы тигез гомер итегез. Һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, кешелекле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, туганнарыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Акыллы да, сабыр да син,

Тыйнак һәм итагатьле.

Гомерең буйларына сау-сәламәт,

Булсаң иде чиксез бәхетле.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев