Котлыйбыз!

Туймәт авылында туып үскән, бүгенгесе көндә Утыз Имән авылында гомер итүче газиз әниебез, әбиебез
Наилә Зәки кызы Әхмәтҗанованың 22 гыйнварда 90 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, шушы күркәм бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Әни, сез, әти белән, безне – биш баланы җил-яңгыр тидерми үстереп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Әле дә син безнең ныклы терәгебез.
Гомерең авыр эштә үткән, тормыш юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булган. Син аларны уфтанмыйча, авырлыкларга бирешмичә үтә белдең. Безгә дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, намусның пакълеген аңларга, әти-әни, туганнар кадерен белергә өйрәттең.
Әниебез, әбиебез кояш гомере телибез сиңа. Ходай Тәгалә саулыктан аермасын. Гомереңне җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечтә үтәргә насыйп булсын. Безне гел шулай каршы алып, имин булып, рәхәт итеп яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.
Бу изге теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев