Котлыйбыз!
Әмир авылында туып үскән, хәзер Сургут шәһәрендә яшәүче
Рәшидә Габбас кызы Әгъләмовага 17 гыйнварда 65 яшь тула.
Кадерле Рәшидә апабыз! Туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Ходай биргән һәр көнгә шатланып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, гаиләң, балалар бәхетенә сөенеп яши беләсең. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, тормыш иптәшең Фазыл абый белән парлы тигез, бәрәкәтле, имин тормышта, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә кушылып.
Изге теләкләр белән Әмир, Лашман, Чирмешән авылларында яшәүче барлык туганнарың.
Нет комментариев