Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

10 января 2025, 08:17

350

0

0

Котлыйбыз!

Иске Кади авылында яшәүче яраткан әтиебезне, бабабызны ЯКУБ МӘСЛӘХЕТДИН улы ЗАҺРЕТДИНОВны

10 гыйнвардагы 75 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән, безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа! Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз.

Әтиемнең күркәм сыйфатлары

Булса әгәр hәрбер ир-атта.

Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп,

Яшәр иде, димен, рәхәттә!

Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,

Уңган куллар – әти куллары.

Әтиемә Ходай гомер бирсен,

Тигез булсын тормыш юллары!

Киңәшләрең hәрчак төпле синең,

Ярдәмеңне тоеп яшим мин.

Синең белән hәркөн чын йөрәктән,

Горурланам, әти, яшермим!

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,

Гомер көзен тыныч каршыла.

Рәхмәтемне әйтеп, газиз кешем,

Башым иям синең каршыңда!

Әниебез Халилә Сәлим кызы Заһретдинова белән иңне-иңгә куеп яшәүләренә дә декабрь аенда 50 ел тулды.

Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Иң изге теләкләр белән балаларың  Илһам-Әлфия, Илһамия-Ринат, Илшат-Гөлүсә,

оныкларың: Алия, Талия, Зилә, Эльвира. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев