Котлыйбыз!
Ольга Сергеевна Кириллованың (Яңа Элмәле авылы) 10 гыйнварда 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхет, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.
Иң изге теләкләр белән яраткан гаиләң.
Нет комментариев