Котлыйбыз
Керкәле авылында туып үскән, Чирмешәндә тормыш итүче Самат Нуриәхмәт улы Хәйруллинның 5 гыйнварда гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез! Күркәм юбилееӊ белән чын күӊелдән котлыйбыз. Син киң күӊелле, сабыр холыклы, хезмәт сөючән – үрнәк әти. Безнеӊ ныклы терәгебез, киӊәшчебез, таянычыбыз. Сиӊа сәламәтлек, озын гомер, әни белән тигезлектә балаларыӊныӊ, туганнарыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыӊа сөенеп, бәхетле гомер кичерүеӊне телибез.
Нинди генә эштә эшләсәң дә,
Намуслы узды хезмәт юлларың.
Безнең өчен якты маяк - синең
Тормышыңда узган елларың.
Син булганга, әти, без бәхетле,
Син булганга якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Иң кадерле, якын кешебез.
Сине яратып, хөрмәт итеп
тормыш иптәшең Нәфисә, улларың Салават, Булат, Марат.
Нет комментариев