Котлыйбыз!
Безнең өчен иң кадерле кешебез, әниебез
АСИЯ ХӘСӘН кызы ГАЛИЕВАның (Чирмешән)
5 гыйнварда олы бәйрәме, 70 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомерләр, олы куанычлар, ак бәхетләр, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәк әни, безнең ныклы терәгебез киңәшчебез, таянычыбыз. Киләчәктә дә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, туганнарыңның ихтирамын тоеп, әти белән пар канатлы тигезлектә, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта озын гомер итеп яшәвеңне теләп калабыз. Киләчәктә дә гаиләбезнең учагы, сүнмәс кояшыбыз булып кал.
Син булганга күрә, әни, җаным,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Яшә әле, әни, 100гә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Габдлбари,
балаларың: Ленар-Нәзилә, Ильдар-Ләйсән, Ильгизәр-Илүсә;
оныкларың: Лиана, Ильдан, Рафаэль, Камилә, Зәринә, Реналь.
Нет комментариев