Котлыйбыз!
Поздравления

Котлыйбыз!

Әмир авылында гомер итүче Зөләйха Минач кызы Галимовага 1 гыйнварда 85 яшь тула.

Кадерле әниебез, матур юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син – безнең җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле, иң газиз кешебез. Һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер торучы, шатлык-борчуларыңны уртаклашучы, төпле киңәш бирердәй кешең булу – ул олы бәхет. Син балаларың өчен генә өзелеп яшәмисең, туганнарың, якыннарың өчен дә олы терәк һәм таяныч. Кайгы-хәсрәт күрми, без балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып, җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде.

Иминлектә, тынычлыкта яшә,

Балалардан күреп игелек.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Бәхетең дә булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән балаларың: Фәния-Камил, Фаил-Галия, оныкларың, оныкчыкларың.

Нет комментариев