Котлыйбыз!
Яңа Элмәле авылында яшәүче әти-әниебез
НИКОЛАЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ һәм ЛИДИЯ ИЛЬДИМИРОВНА СКВОРЦОВЛАРның
31 декабрьдә алтын туйлары.
Кадерлеләребез! Бергә тату, матур гаиләдә гомер итүегезгә 50 ел. Чын күңелдән шушы матур бәйрәмегез белән котлыйбыз. Тормыш авырлыкларын җиңеп, бер-берегезгә тугрылыгыгызны һәм мәхәббәтегезне һәрвакыт саклап, һәркемгә нык гаилә үрнәге булып торасыз. Сезгә саулык, бәхет, иминлек телибез. Киләчәктә дә шулай бер-берегезне саклап озак яшәгез.
Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын,
Мәхәббәтегез мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшәгез сез,
Күңел гөлегез мәңге шиңмәсен.
Иң изге теләкләр белән Светлана-Борис, Эдуард, Сергей-Арина, оныкларыгыз: Сергей-Валерия, Александр, Иван.
Нет комментариев