Котлыйбыз!
Поздравления

Котлыйбыз!

Кадерле әтиебез Мансур Сруртдин улы һәм кадерле әниебез Макъбулә Хәлиулла кызы Камаловларның (Түбән Кәминкә авылы)

бергә тормыш корып яши башлауларына 27 декабрьдә 60 ел була.

Газизләребез, безне шатландырып, тигезлектә, саулыкта-сәламәтлектә, пар канатлар булып озын-озак яшәсәгез иде. Безнең өчен иң кадерле, иң якын, бик тә кирәк сез!

Җил-давылдан саклап кына

Үстердегез безне сез.

Иң кадерле затларыбыз

Алтыннарга биргесез.

Без телибез, әти-әни,

Сезгә бүген тик шуны:

Булыгыз һәрчак таза-сау,

Белмәгез картаюны!

Иң изге теләкләр белән 5 балагыз, киленегез-кияүләрегез,

13 оныгыгыз, 2 оныкчыгыгыз.

Нет комментариев