Котлыйбыз!
Әлмәттә яшәүче Лилия Госман кызы Җамалетдинованың бүген туган көне.
Дустым, сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйм! Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормышка сөенеп яшәвеңне телим. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә гомер ит.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Мин телимен сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең!
Иң изге теләкләр белән дустың.
Түбән Кәминкә авылы.
Нет комментариев