Котлыйбыз!
Тукай поселогында яшәүче кадерле әниебез САИМӘ ГОСМАН кызы ГАЙНУЛЛИНАның
2 декабрьдә туган көне – 80 яшьлек юбилее.
Сөекле әниебез, әбиебез, җир йөзендә безнең иң кадерле кешебез. Син булганга болытлы көннәр дә кояшлы, салкын бураннар да әкияттәгедәй сихри, чөнки карашың дөньяга нур чәчә, күңелеңнән нур бөркелә. Әтиебез белән, биш баланы аякка бастырып, кеше итеп, бүгенге көндә дә безне башлы-күзле итеп торуың өчен мең рәхмәт, әниебез. Безне шулай hәрчак куандырып, шатландырып, кайткан саен тәмле сыең, назлы җырың белән иркәләп, күңел тынычлыгында, бәхет-шатлыкта, кайгы күрми яшә дә яшә әле.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып, барыбызга
Яшәр өчен ныклы көч бирдең.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, hәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән балаларың:
Әхтәм-Гөлсинә, Рөстәм-Вәсилә, Рәмзия-Әсхәт, Фәнис-Ләйсән, Гөлүсә-Илшат,
оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев