Котлыйбыз!
Әмир авылында гомер итүче сөекле әниебез Мәдинә Шәфигулла кызы Талиповага
17 ноябрьдә 65 яшь тула.
Кадерле сөекле әниебез, юбилеең белән котлыйбыз, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле бул. Балаларыңның, оныкларыңның рәхәтен күреп, озын-озак гомер итәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әни диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән балаларың Әлфинә-Рөстәм, Ринат-Зөлфия,
оныкларың Гадел, Адель, Саминә, Ранил.
Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев