Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 ноября 2024, 08:15

228

0

2

Котлыйбыз!

Әниләр көне бәйрәме якынлашу сәбәпле, әниемне зур бәйрәме белән котлап, аның турында язарга булдым.

Иске Кади авылында туып үсеп, шунда гомер итүче, яраткан, газиз, бар гомерен безне кеше итүгә багышлаган

әнием Кәүсәрия Сәлах кызы Нуретдинованы 14 ноябрьдә 85 яшь тулу көне белән тәбрик итәбез.

Безнең өчен эшләгән барлык изгелекләре, һәрьяктан да безгә үрнәк булганы өчен, зур рәхмәтләребезне әйтеп, aның алдында баш иябез!

Әнием тормышта төрлесен - әчесен дә, төчесен дә күргән. Алар сугыш чоры балалары. 11 яшендә әтисе вафат була. Әнием төпчек кыз. Абыйсы, апасы төп йорттан чыгып киткәч, әби белән икәү генә калалар. Эшкә ярый башлагач, әбигә ияреп, кырга  төрле эшләргә йөргән: чөгендерен үстергән, икмәген урган. Ат фермасында көянтә белән су ташыган. Әни гомер буе сыер савучы булып эшләде. Хезмәте белән алдынгы урыннарны яулап, медальләр белән бүләкләнде. Кич утырып бәйләгән оекбашлары, чиккән кульяулыклары, тәмле пешкән ризыклары, бөтен авыл кызларына, апаларга теккән күлмәкләре хисапсыз, куллары алтын аның. Аяклары начар йөрсә дә, әле хәзер дә тик тормый әнием. Районда уздырылган бәйгеләрдә үзенең кул эшләре белән катнашып, Дипломга ия. Оныкларының да диплом, медальләренә сөенеп, киявенең өченче медаль алуына шатланып яши. Тынычлык урнашып, аның исән-сау кайтуын теләп торабыз.

Әти белән әни, ике бала - ул белән кыз үстереп, 42 ел матур гомер иттеләр.

Ике ел элек ирем мобилизация буенча СВОга китте, киткәндә “Әби-бабайны кара”, - диде. Әти авырып китү сәбәпле, мин туган йортыма кайттым. Ни кызганыч, былтыр әтине соңгы юлга озаттык.

 

Күңелдәге барлык җылы, матур сүзләр

Бүген, әни, сине зурлап яңгырасын.

Теләкләрнең иң изгесен, кадерлесен,

Килә, әни, бары сиңа яудырасым.

 

Күктә кояш ничек балкып, көлеп торса,

Син дә, әни, безнең өчен кояш кебек.

Нурлы йөзең, җылы сүзең, күз карашың

Һәммәбезнең яктырта бит тормыш күген.

 

Сәламәт бул, мәңге шулай балкып яшә,

Сабыр, тыйнак, уңган-булган әниебез.

Сине, әни, үрнәк итеп, өлге итеп,

Тормышларны гөлгә күмеп яшибез без.

 

Җаның тыныч, тазалыгың ныклы булсын,

Ак әби син, саф күңелле әниебез.

Котлап сине шушы матур бәйрәм белән,

Рәхмәт әйтеп баш иябез һәрберебез!

 

Иң изге теләкләр белән кызың Роза, киявең Илһам, оныгың Ләйлә (Иске Кади).

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев