Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

11 ноября 2024, 08:15

184

0

2

Котлыйбыз!

Чирмешән авылында яшәүче сөекле, яраткан әтиебез, бабабыз

Әхтәм Исмәгыйль улы Әхмәдуллинның

12 ноябрьдә гомер бәйрәме, туган көне - 65 яшьлек юбилее.

Әтиебез, без сине, кияү-кызларың, оныкларың бергә җыелып бүгенге бәйрәм көнең белән ихлас котлыйбыз. Безне аякка бастырганчы, әни белән сиңа, күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син балаларыбызга да ягымлы, иң яраткан дәү әти. 

Әтиебез, сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Көннәрең шатлык белән үтсен, һаман шулай безгә терәк булып, әни белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Сезнең ярату тулы карашыгызны күрер өчен җыелабыз. Матур итеп, куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз.

Әти, дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткәнең өчен, һәрчак ярдәмгә килүең өчен, кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстергәнең өчен чын күңелебездән мең рәхмәт әйтәбез.

 

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Кояш сиңа көлеп карасын.

Салмак кына искән таң җилләре

Чәчләреңне сыйпап тарасын.

 

Озын гомер бирсен Ходай дибез,

Кояш сиңа бирсен яктылык.

Барлык балаларың, оныкларың

Китерсеннәр бары яхшылык.

 

Тулы тормыш белән яшисең син,

Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.

Бәхет белән саулык-сәламәтлек

Ходай бирсен сиңа һәр көндә.

 

Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең Алсу-Айрат, Гүзәл-Ринат; оныкларың Лия, Мия, Илдар, Динар, Тимур.

Бу теләкләргә әниебез Сирень дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев