Котлыйбыз!
Әккәрәй авылында яшәүче
АНДРЕЙ АНДРЕЕВИЧ МАЛАНЧЕВның 7 ноябрьдә 75 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, сөекле бабабыз! Чын күңелдән матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бетмәс энергия, оптимист булып калуыңны, барлык теләкләрең чынга ашуын, әниебез белән тигез озын гомер телибез.
Иртә таңда чыккан кояш
Көндә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Иң изге теләкләр белән балаларың:
Ирина-Анатолий, Галина-Михаил, Лариса-Олег, Михаил-Олеся;
оныкларың: Александр, Ирина, Ольга, Людмила, Андрей, Алена, Юрий, Александр, Алексей.
Безнең теләкләргә әниебез Евгения Ивановна да кушыла.
Нет комментариев