Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез
Радик Рәвкать улы Харисовның бүген, 11 октябрьдә туган көне – 45 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Гомер бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Син безнең өчен ныклы терәк һәм үрнәк.
Безне кайгыртып һәм ярдәм кулы сузып яшәвең өчен мең-мең рәхмәт.
Алдагы көннәреңдә һәр туар таң күңел көрлеге, тән сихәтлеге, бәхет-шатлыклар, куанычлы хәбәрләр генә алып килсен.
Гомерне бит еллар билгеләми.
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән әниең Мәдинә, тормыш иптәшең Ләйсән, балаларың Сәйдә, Ризван, Рәхим.
Нет комментариев