Котлыйбыз!
Иске Кади авылында туып үскән,хәзер Чирмешәндә яшәүче Рушания Солтан кызы Әхмәдуллинаның 7 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, шундый ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп итсен. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рамил,
улларың Илһам, Эльмир.
Нет комментариев