Котлыйбыз!
Бәркәтә авылында яшәүче кадерле кешебез, яраткан әтиебез
ГАЙСӘ ГАЯЗ улы МИРГАЛИМОВның 5 сентябрьдә туган көне – юбилее.
Әти, сине гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Син безнең барыбыз өчен дә ныклы терәк, яраткам әти, сөйкемле бабай, әниебез өчен ышанычлы тормыш иптәше. Сезгә әни белән тигезлектә, исәнлектә-саулыкта, иминлектә, балалар һәм оныклар куанычын күреп, озын, тыныч гомер итүегезне телибез. Аллаhы Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын. Әти, әни, без сезне бик яратабыз!
Канатларын җәеп фәрештәләр
Җил-давылдан сине сакласын.
Ходай Тәгалә үзе юлдаш булсын
Юлларыңны гөлләр капласын.
Иң изге теләкләр белән әниебез Луиза, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев