Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 августа 2024, 08:05

481

0

1

Котлыйбыз!

Кызыл Яр авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә киявебез Рамил, өч кыз-йолдызлары белән матур итеп яшәүче

сеңелем, апабыз ЭНҖЕ ФАТЫЙХ кызы ХӨСНУЛЛИНАның гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, бүгенге матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. 
Сиңа корычтай нык саулык-сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, пар канатың белән тигез тормыш, кызларыгызның уңышларына шатланып яшәвеңне телибез. Синең гомер юлың яраткан эшеңдә уза, үзеңнең  кешеләргә карата ихласлыгың, ачык йөзең белән аларның күңелен яуладың, алдагы тормышыңда да шул күркәмлегең озата барсын. Сеңелем, туганым, апабыз, сиңа рәхәттә, муллыкта, байлыкта яшәргә язсын. 
Рәхмәт, сеңел-апабыз, рәхмәт булганыңа,
Туганнарым, диеп торганыңа.
Киң күңелле, юмарт, сабыр булып,
Кояш сыман җылы булганыңа.
Олы бәхет, тыныч тормыш белән
Узсын синең алгы тормышың.
Үзеңә тиң ярың Рамилеңне биреп,
Бүләкләгән сине язмышың!
Ә без сиңа гомер бәйрәмеңә
Җылы хисләр бүләк итәбез.
Тагын матур тормыш, сәламәтлек,
Җан җылысын өстәп китәбез!
Юбилеең котлы булсын, сеңел-апабыз,
Гомереңнең әле уртасы.
Бик күп еллар, күңел күгеңдәге
Сүрелмәсен нурлы утлары.

Сине тәбрик итеп, апаң Гөлфия, энең гаиләсе: Ришат-Зилә, Хәбир,

сеңелең гаиләсе: Илшат-Гөлназ, Әминә, Аяз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев