Котлыйбыз!
Кызыл Яр авылыңда туып үсеп, хәзер Чирмешәндә бик матур гомер итүче сеңелебез
ЭНҖЕ ФАТЫЙХ кызы ХӨСНУЛЛИНАның 14 августта юбилее, аңа 50 яшь.
Сеңелебез Энҗе!
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын.
Киявебез Рамил белән тигез тормыш, кызларыгызның уңышына куанып яшәргә, шулай ук чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Балачактан бергә уйнап үстек,
Туганлыкның белеп кадерен,
Әнкәйләрнең әйткән васыяте,
Өзмәгез, дип туганлык җебен.
Без ул җепне чәчәкләрдән үреп,
Шиңдермичә карап саклыйбыз,
Туганнарча җылы мөнәсәбәт,
Озак еллар бергә атларбыз.
Сагыш кунса әгәр җилкәбезгә,
Сабыр итеп бергә татыйбыз.
Бәхет гөле чәчәк ата икән,
Чәчәкләрен йолкып атмыйбыз.
Сине тәбрикләп барлык туганнарың:
Тәскирә апаң, абыйларың Гатиннар гаиләләре (Түбән Кама, Чирмешән),
апаң Гөлфия һәм балалары.
Нет комментариев