Котлыйбыз!
Туймәт авылында яшәүче әтиебез ИСЛАМ ӘХӘТ улы ЛАТФУЛЛИНның 30 июльдә туган көне - 60 яшьлек юбилее.
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Син - безнең өчен җан атып торучы иң кадерле кешебез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең - әниебез Мөслимә белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөслимә,
балаларың Гөлшат- Ренат, Радик-Миләүшә, оныкларың Алинә, Ләйлә.
Нет комментариев