Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

22 июля 2024, 08:05

250

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче Ирек Хаҗи улы Шәрифуллинга 23 июльдә 60 яшь тула.

Кадерле туганыбыз! Матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен. Җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балаларыңның һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен рәхмәт сиңа.
Туганыбыз, киләсе көннәрең тыныч булсын, бәхет-шатлыктан гына торсын. 
Зур уңышлар юлдаш булсын сезгә,
Мул булсын тормышыгыз.
Шатлык белән үтсен көннәрегез,
Имин булсын йортыгыз.
Олы юбилеең – 60 яшең белән сине
Чын күңелдән котлыйбыз.
Сиңа бары олы куанычлар,
Ныклы сәламәтлек телибез!

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.

Әлеге теләкләргә хатының Тәнзилә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев