Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 июля 2024, 09:48

271

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче Фәнил Шәрип улы Шәйхетдиновның

18 июльдә гомер бәйрәме – юбилее.

Кадерле әтиебез! Гомер бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Син һәрвакыт безнең ышанычыбыз, таянычыбыз, тормышыбызның нык терәге булып торасың. Сиңа нык сәләмәтлек, әниебез Гүзәл белән тигезлектә, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, сөелеп яшәгез.

Әти, без синең белән горурланабыз, яратабыз. Рәхмәт сиңа безне үстереп, тормыш юлына җибәргәнең өчен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә.

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Кызганма син үткән елларыңны:

Яшәү җирдә - үзе бер бәхет.

Юбилеең белән котлап сине,

Сәламәт бул дибез һәрвакыт.

Иң изге теләкләр белән балаларың Зилә-Руслан, Илнар-Айгөл, оныкларың Ролан, Ранель, Асель, Раяна.

Бу теләкләргә әниебез һәм туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев