Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

29 июня 2024, 08:15

345

0

2

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче ДАМИР ҺАДЫЙ улы ГАЛИМОВның 30 июньдә туган көне – 50 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, бәхетле көннәрдә, шатлык-сөенечтә, әниебез белән тигезлектә, муллыкта үтәргә язсын! Әти! Туган нигезгә кайтканда һәрчак безне кочак җәеп каршы аласыз, өебез һәрчак ямьле, ризыклы, якты. Киләчәктә дә без – балаларыңның игелеген күреп, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын, ихтирамын тоеп, сау-сәламәт булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.
Әти йорты – ышанычлы нигез,
Әти булган йортта – бәрәкәт.
Саклаучы да, яклаучы да – әти,
Шуның өчен сиңа мең рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән балаларың Динар, Диләрә, Инсаф, Илшат.

Бу теләкләргә тормыш иптәшең – әниебез Ландыш та кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев