Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

19 июня 2024, 10:53

210

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче газиз кешебез – әтиебез Миндар Сәлих улы Борһановның 20 июньдә олы юбилее, аңа  75 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз, гомер бәйрәмең белән  ихлас күңелдән котлыйбыз! Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар, җан тынычлыгы, балаларыңның күңел җылысын тоеп яшәвеңне телибез.

Әниебез белән пар канатлы булып, озак еллар бергә тигезлектә, безне сөендереп яшәргә насыйп булсын.

Син һәрвакыт киң күңелле, ярдәмчел, хезмәт сөючән, олы йөрәкле кеше, горурланырлык әти, безнең таянычыбыз булдың. Киләчәктә дә синең җылыңны тоеп яшәргә язсын.

Безне кадерләп үстергәнең, әле дә кайгыртып яшәвең, ярдәмең өчен мең рәхмәт сиңа, әтиебез!

Без телибез сиңа теләкләрнең

Иң изгесен һәм иң олысын.

Тоеп яшә һәрчак тормышыңда

Барыбызның күңел җылысын.

Синең барлыгыңны тоеп яшәү

Бу дөньяда, әти, бик рәхәт.

Без бәхетле җирдә син булганга,

Барысы өчен сиңа зур рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың. Безнең теләкләргә  әниебез Тәнзилә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев