Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

11 июня 2024, 08:05

218

0

1

Котлыйбыз!

Чирмешән авылында яшәүче Әлфия Нәбиулла кызы Ихсановага 12 июньдә 75 яшь тула.

Кадерле, яраткан әниебез, әбиебез!
Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни.  Күкрәгеңә кысып: “Җан җимешем, балам” - дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң – без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, тормыш иптәшеңә, безгә – балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Еллар үтә, диеп борчылма, син,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау-сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
Сәламәт бул, әни, озак яшә,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Һәр туар таң сиңа гел шатлыклар,
Тыныч тормыш, бәхет китерсен.

Сине яратучы һәм хөрмәт итүче әтиебез, 
балаларың, оныкларың, оныкчыкларың һәм кияүләрең.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев