Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

02 июня 2024, 08:18

293

0

0

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә гомер итүче

Фәнис  Илтөзәр улы Җиһаншинның 3 июньдә олы бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, матур юбилеең белән ихластан тәбрик итәбез. Син киң күңелле, ярдәмчел, хезмәт сөючән, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал.
Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Тигез тормышта гомер кичереп, бер-беребезгә терәк булып, гаилә учагын сүндермичә, ике улыбызны олы тормыш юлына бастырып, оныклар күреп, алар белән горурланып яшәргә насыйп итсен.
Әтиебез! Рәхмәт сиңа безне кадерләп үстерүегез өчен, мәңге яшь бул, бер дә картайма.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

Сине яратып, хөрмәт итеп тормыш иптәшең Миләүшә, улларың Рәнис һәм Булат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев