Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче Гөлнара Шәһит кызы Плотниковага 23 мартта 50 яшь тула.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Биргәненә шөкер итеп
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Шатлык-бәхеткә тулып.
Иң изге теләкләр белән ирең Сергей, улың Артур,
кызларың Светлана һәм Римма.
Котлауларга әниең Миннур һәм Плотниковлар (кода-кодагыйлар) гаиләсе дә кушыла.
Нет комментариев