Котлыйбыз!
Поздравления

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче Гөлшат Әмин кызы Әгъләмованың 14 мартта туган көне– юбилее.

Кызыбыз һәм туганыбыз Гөлшат!
Юбилеең –  50 яшь тулган көнең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт ачык күңелле, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Киләчәктә тормыш иптәшең Марат һәрвакыт янәшәңдә булып, гомерегез кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәтлектә, балаларның-оныкларның игелеген күреп, һәрвакыт шулай шат күңелле булып озак яшәгез!

Сине яратып, хөрмәт итеп, әти-әниең, бертуганнарың һәм аларның гаиләләре.

Нет комментариев