Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

09 февраля 2024, 08:07

488

1

5

Котлыйбыз!

Чирмешән авылында яшәүче Фәнил Мәсхүт улы Нәширвановның 
10 февральдә туган көне – 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, бабабыз! Олы бәйрәмең — 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, оныкларыңның бәхетенә күмелеп, әни белән бергә тигезлектә гомер кичерүеңне телибез. Безне сөеп, эшкә өйрәткәнең, бу дөньяда кыенлыклар күрсәтмичә үстергәнең өчен без сиңа бик рәхмәтлебез. Безгә гомер биргәнең, тәрбияң, сабырлыгың өчен мең-мең рәхмәт!  Һәр эштә дә тырыш, өлгер булдың. Мактауларга лаек, үрнәк син. Сине хөрмәт итеп, зурлап яши туганнарың, дусларың.  Без сине бик яратабыз. Барыбыз бергә, сау-сәламәт булып, туган көннәреңне тагын әле күп тапкырлар каршыларга язсын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка,
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!

Сине яратучы тормыш иптәшең, балаларың, оныгың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мослим районная да котлауларны Кабул итегез. Без сезне БИК яратабыз. Хэерле сэламэт гомер бэрэкэтле тормыш тыныч Кук йозе насыйп итсен Аллах иншэллах