Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 февраля 2024, 09:45

202

0

0

Котлыйбыз!

Газиз кешебез Ильяс Габбас улы Шәйхетдиновның (Әмир авылы) 
5 февральдә туган көне – 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, сөекле бабабыз! Гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз.
 Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте һәм саулык-сәламәтлек телибез. Үстердең, кеше иттең, сиңа барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!
Безнең өчен син әти генә түгел -  чын дус та, саклаучы да, кыен чакларда кәеф күтәрүче дә. 
Котлы булсын туган көнең, әти!
Сәламәтлек телик иң элек.
Насыйп булсын яшәү тынычлыкта
Күреп бездән хөрмәт, игелек.
Рәхмәтебез чиксез, сиңа, әти,
Бары үрнәк алып яшибез.
Гел рәхәттә яшә, сөенечтә,
Иң кадерле, якын кешебез!

Иң изге теләкләр белән Илгиз-Рита, Илнур, оныкларың Әмир, Марат. 
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев