Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче Елизавета Петровна Ингатьеваны туган көне белән котлыйбыз.
Безнең әни дөньядагы иң яхшы әниләрнең берседер. Ул искиткеч сабыр, кеше җанлы, ярдәмчел. Барлык туган-тумачалар, кода-кодачалар, балалар, оныклар – барысы да әниебез янына җыела.
Кадерле әниебез! Сине ихлас йөрәктән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа дөньядагы иң зур байлыкны – сәламәтлек телибез. Әтиебез белән бергә пар канатлар булып, тыныч, бәрәкәтле тормышта, бәхет-шатлыкларга төренеп, оныкларга сөенеп, озын гомер итүеңне телибез. Һәрвакыт җылы сүзең белән юатасың, эш-гамәлең белән ярдәм итәсең, рәхмәт. Син – безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү терәге. Без сине яратабыз, син безгә бик кирәк.
Яратып, хөрмәт итеп балаларың һәм оныкларың.
Нет комментариев