Котлыйбыз!
Югары Чегодай авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче
Гүзәл Минкамил кызы Шәйхетдинованың 5 гыйнварда юбилее.
Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, һаман шулай көчле рухлы hәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озак еллар гомер итәргә насыйп итсен. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, әни!
Чал чәчләрең, маңгай сырларың
Күбәйсә дә еллар үтүгә,
Безнең өчен мәңге яшь син, әни,
Картаюны белмә гомергә.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, туганнарың.
Нет комментариев