Котлыйбыз!
Поздравления

Котлыйбыз!

Туймәт авылында яшәүче әниебез

Гөлүсә Хәмзә кызы Фәссахованың 3 гыйнварда олы юбилее!

Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, исән-сау, кайгы-хәсрәт күрмичә, гел безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа!

Әни бит ул - өйнең яме,

Ә тормышта - олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Айрат,

балаларың Илгизәр-Руфинә, Илсөяр-Илназ, оныкларың Рената, Самат, Илдан.

Нет комментариев