Котлыйбыз!
Әмир авылында яшәүче кадерле абыебыз Әмин Әгъзаметдин улы Әгъләмовны
олы юбилее, 80 яшьлеге белән тәбрик итәбез.
Әмин абый гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән. Әтиебез сугыш яраларыннан яшьли мәрхүм булгач, ул безгә әти урынына калды. Безне яшьтән хезмәт сөяргә, тырыш, нык булырга өйрәтте. Киң күңелле, тырыш, нык холыклы абыебыз безнең зур таянычыбыз, терәгебез булды. Ул туганнарым, дип җан атып, әти сыман, безнең уңышларга чын күңелдән сөенеп, горурланып, борчуларыбызга көенеп яши. Әмин абый белән Рәшидә апаның ишекләре безнең өчен һәрвакыт ачык, өстәлләре мул булды. Алар игелекле, акыллы, тәүфыйклы, уңган-булган балалар үстерделәр. Әле һаман безне – ерактан кайткан туганнарын ачык йөз, мул табыннары белән каршы алалар.
Әмин абый! Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Рәшидә апа белән исәнлектә, саулыкта, тигезлектә, туганнар хөрмәтен, таянычын тоеп, балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп, озын-озак яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән туганнарың Сания, Мәдинә,
Асия-Фәрхат, Фазыл-Рәшидә, Миндар-Гөлфия.
Нет комментариев