Котлыйбыз!
Әмир авылында яшәүче безнең кадерле кешебез, әтиебез Әмин Әгъзаметдин улы Әгъләмовның
15 сентябрьдә юбилее, аңа 80 яшь тула.
Шушы матур юбилееңда, әти, сина олы рәхмәтебезне җиткереп, исәнлектә-саулыкта, күңел тынычлыгы белән, Ходай биргән гомерне әни белән иңне-иңгә куеп яшәвегезне телибез. Сез безгә – дүрт балага гомер бүләк иттегез, пар канат астында үстереп олы тормышка озаттыгыз. Безгә, үз көнебезне үзебез күрерлек ясап, хезмәт тәрбиясе бирдегез. Бүген дә без, әти-әни исән-сау булганга, иркә балалар булып, һәр көн сезнең белән шатланып күрешәбез. Шуңа күрә, барысы өчен дә олы рәхмәтебезне әйтеп, сезнең сау-сәләмәт булып, тигез гомер итүегезне телибез.
Балаларың Рәмзия-Азат, Гөлшат-Марат, Салават-Гөлнара, Альбина-Эмиль һәм онык, оныкчыкларың.
Нет комментариев