Котлыйбыз!
Әмир авылында яшәүче Ильяс Габдрахман улы Хәлиуллинга
7 сентябрьдә 70 яшь тула.
Кадерле абыебыз, чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа иң мөһиме – сәламәтлек, хәерле озын гомер, бәхетле картлык, тыныч тормыш телибез.
Синең хезмәт сөючәнлегең, сабырлыгың, кешелекле булуың белән горурланабыз. Гел дә шулай якты йөзле, туган җанлы, игътибарлы булып кал.
Күпме булса җирдә изге теләк -
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән,
туганнарың Хәлиуллиннар, Хәбибрахмановлар, Сөнгатуллинар, Әминовлар, Мозаффаровлар,
Мансуровлар гаиләләре һәм балаларыбыз.
Комментарии
0
0
Ильяс, без Шакировлар, Шакировалар да юбилеен белэн ихлас котлыйбыз, ин изге телэклэр узенэ, сэлэмэтлек, якыннарыннын кадер-хормэтендэ озын гомерлэр насыйп булсын
0
0