Котлыйбыз!
Кармыш авылында яшәүче туганыбыз
Шәүкәт Фатыйх улы Гатинга
5 сентябрьдә 65 яшь тула.
Кадерле, газиз кешебез, шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.
Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез.
Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле кешеләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.
Олыларга ихтирам белән, кечеләргә хөрмәт белән карыйсың. Кыен хәлләрдә син беренчеләрдән булып туганнарыңа, тирә-күршеләргә ярдәмгә, булышырга ашыгасың.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Биргәненә шөкер итеп
Яшисең риза булып
Килсен алдагы елларың
Шатлык-бәхеткә тулып.
Иң изге теләкләр белән апаң, абыйларың, җизнәң, энеләрең һәм аларның гаиләләре.
Нет комментариев