Котлыйбыз!
Кармышта яшәүче кадерле киявебез, җизнәбез Шәүкәт Фатыйх улы Гатинга 65 яшь тула.
Ул бик абруйлы, ярдәмчел, игелекле, гаилә җанлы кеше. Эшендә оста җитәкче һәм белгеч. Аңа һәм сеңелебез Гөлиягә, балаларына нык саулык, тыныч тормыш, бәхет телибез.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.
Ихтирам белән, барлык апалар исеменнән Рәсимә.
Нет комментариев