Котлыйбыз!
Лашман авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче Фатыйма Вагыйз кызы Гатина 21 августта 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әниебез, шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әниебез, син без – балаларың өчен кайгыртучан ана, оныкларың өчен яраткан, кадерле әби. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
“Әни!” – диеп әйтә алу – бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган изгелекләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.
Сине бик яратып, рәхмәтләр белән Алсу-Радик, Ләйсән-Рәфис, Гүзәл-Рифат,
оныкларың Алия, Айрат, Марат, Айгөл, Эльвина, Ясминә.
Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев