Котлыйбыз!
Керкәле авылында туып үскән, Иске Кади авылында яшәүче сеңелебез
Зәйнәп Вагыйз кызы Камашевага 19 августта 65 яшь тула.
Кадерлебез! Чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Синең ачык, мөлаем йөзең, мәрхәмәтле олы йөрәгең безнең барыбыз өчен дә кадерле. Бер-беребезне еш күреп тормасак та, аңлашып, туганлык хисләрен саклап яшибез. Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршыла.
Барлык туганнарың исеменнән,
Чирмешәндә яшәүче апаң Минзада, җизнәң Рәис.
Нет комментариев