Котлыйбыз!
Төмән өлкәсенең Иртыш елгасы буенда урнашкан бик матур табигатьле Әбаул авылында, Вәлиулла бабай белән Мөнәвәрә әби гаиләсендә төпчек кыз булып туган, шунда ук үскән Сәйтүнә Вәлиулла кызы Хөснетдинованың 17 августта гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
Ул Әмир авылының асыл егете Ирек Сәфәр улы белән Сургут шәһәрендә кавышып, бүген алар Әмирдә һәркемгә үрнәк гаилә булып гомер итәләр.
Хөрмәтле юбилярыбыз! Бәйрәмең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, бәхет-куанычтан үрелгән тулы озын гомер, һәрвакыт шулай мөлаем, мәрхәмәт тулы йөрәгең авырлыклар күрмичә, изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, бүген каенана әниеңә күрсәткән ихтирамыңның хәер-фатихасын алып, кодабыз Ирек белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын дигән теләкләр телибез.
55 ел узып киткән,
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә?!
Син, кодагый, бик бәхетле,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән,
Кабатлый әниләрен.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Хөрмәт белән кодагыегыз Гөлфия, балаларыбыз Ришат-Зилә, оныгыбыз Хәбир.
Бу теләкләргә кызымның гаиләсе Илшат-Гөлназ, оныкларым Әминә, Аяз да кушыла.
Нет комментариев