Котлыйбыз!
Әмир авылында яшәүче Фәридә Гариф кызы Зыятдинованың 16 августта 75 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, хөрмәтле әбиебез! Сабыр холыклы, изге күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Авырлыкларны, кайгыларны да күрдең, әни, әмма безгә - балаларыңа, тормышка булган мәхәббәтең кимемәде. Синең алда башыбызны иеп, ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Олы бәйрәмең уңаеннан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Саулык, гомереңнең җан тынычлыгы белән тагын да шулай матур гына дәвам итүен телибез. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Безнең - балаларыңның игелеген, рәхәтен күреп, оныкларыңның шатлыгына куанып, озак еллар кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу капка какмасын.
Ходай сине бары безнең өчен,
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән Гүзәлия-Вахит, Ирек, Алсу;
Рәмзия-Дамир, Динар; Илнар, Илдар.
Нет комментариев