Котлыйбыз!
Тукай поселогында яшәүче Рөстәм Абдулла улы Дәүләтшинның 9 августта 60 яшьлек юбилее.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, исәнлекнең ныгын, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Гаиләбез күге һәрчак аяз, табыннарыбыз мул, түгәрәк, сәламәтлегебез нык, гомеребез хәерле һәм бәрәкәтле булсын. Аллаһы Тәгалә балаларыбызның һәм оныкларыбызның уңышларына сөенеп, кадер-хөрмәттә, бер-беребезгә терәк, кирәк булып яшәргә насыйп итсен.
Дөнья тыныч, илләр имин булып
Тормышларда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан да зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлия,
балаларың Ләйсән-Руслан, Рәмис-Эльвира, оныкларың Әмир, Данир, Тимур, Раян.
Нет комментариев