Котлыйбыз!
Әмир авылында яшүче, безнең өчен якын һәм кадерле кешебез – әтиебез, бабабыз,
тормыш иптәшем Камил Мәгыйз улы Хәйруллинга 29 июльдә 60 яшь тула.
Кадерлебез, янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче шундый якын кешебез булганга язмышыбызга мең рәхмәтле без. Әтиебез, синең киң күңелле, мәрхәмәтле, хезмәт сөючән булуыңа һәрвакыт сокланабыз. Әниебез белән тигез тормышта яшәвегез, безне чиксез яратуыгыз, һәрчак безнең өчен борчылуыгыз, уңышларыбызга сөенүегез – олы бәхет ул. Бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Парлы гомерегез матур, борчу-хәсрәтсез, рәхәт узсын. Сөенечле мизгелләрең күп, гаиләбез имин, тормышыбыз мул, бәрәкәтле булсын.
Шатлыклардан торсын иде, әти,
Алда яшәячәк гомерең.
Йортыбыз имин, гаиләбез нык булсын,
Саулыкларның телик тимерен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Вәсилә,
балаларың Гамил-Фирүзә, Тимур-Ләйсән, оныгың Гадел.
Нет комментариев