Котлыйбыз!
Туймәт авылында гомер итүче кадерле кешебез Фәридә Мисбах кызы Гатинага 20 июльдә 80 яшь тула.
Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне, әбиебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!
Җир йөзендә әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген өйрәтүче, үз җаны аша уздырып иман иңдерүче газиз кешебез. Аллаһының мең рәхмәте яусын, әни! Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, безгә яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Үтсен әйдә еллар,
Көтсен әле еллар,
Көтсен сине матур киләчәк.
Бик ямансу чакта,
Күңелең тулган чакта,
Терәк булсын иде балалар,
Сөендерсен иде оныклар,
Имин булсын иде тормышлар.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев