Котлыйбыз!
Чирмешән авылында яшәүче Гүзәл Вәлиәхмәт кызы Гомәрованың 17 июньдә 50 яшьлек юбилее.
Киң күңелле, олы җанлы, якты йөзле кадерле кешебез! Туган көнең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Шәфкать тулы күңелең гел шулай шат, нурлар чәчеп торган гүзәл йөзең гел көләч, изгелек тулы йөрәгең гел сау-сәламәт булсын!
Көчле рухлылыгың һәм кешелеклелегең, юмартлыгың һәм ярдәмчел булуың күркәм холкыңны һәрвакыт шулай бизәп торсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, озын гомер итүеңне телибез.
Ямьле җәйгә тагын бер ямь өстәп,
Син килгәнсең якты дөньяга.
Җәйләр сиңа матурлык та биргән,
Ягымлы, син, ахры шуңа да.
Тормыш юлың сикәлтәсез булсын,
Ә саулыгың булсын корычтан.
Гомер буе гел шатланып яшә,
Ләззәт алып шушы тормыштан.
Ирең Марат, кызың Илсөяр.
Әлеге теләкләргә туганнарың, әниең Тәслия һәм каенатаң Шакир да кушыла.
Нет комментариев